Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлының 19 чакрымында ремонт ясалачак. Эшләр Благовар, Бүздәк һәм Чакмагыш районнарында башкарылачак.
Подряд оешмалары асфальт-бетонны алыштыралар, 8 кишәрлеккә билгеләр куярга планлаштыралар. – Безгә бу юлны нормага китерү мөһим. Ул Благовар, Бүздәк, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарының күп кенә аылларын тоташтыра. Моннан тыш, бу юлдан М-5 «Урал» һәм Р-240 «Уфа – Ырынбур федераль трассаларына чыгарга мөмкин. Шуңа күрә биредә трафик шактый югары һәм тәүлегенә 3,6 меңнән артык автомобиль тәшкил итә, - дип сөйләде Башкортостан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.
Эшләргә уңайлы һава шартлары башлангач керешү, ә 2025 ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Әлеге юл Башкортстанның терәк юл челтәренә керә. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Башкортстанның 280 км терәк юл челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Эшләр 83 объектта башкарылачак.