Башкортстанның 280 км терәк юл челтәрен ремонтлаячаклар.
2025 елда В.Путин карары буенча кабул ителгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумләүләт проекты кысаларында Башкортстанның 280 км терәк юл челтәрен ремонтлаячаклар.
Эшләр 83 объектта башкарылачак. Әйтик, Уфа – Инзер - Белорет, Стәрлетамак – Белорет - Магнитогорск, Магнитогорск - Ира, Борай − Иске Балтач − Куеда, Белорет − Учалы − Миасс һәм башка юл участокларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
- Башкортстанның терәк юл челтәренә транспорт ихтыяҗы зур булган юллар керде. Алар Уфаны район үзәкләре белән тоташтыралар, мөһим туристлык объектларына, транспорт һәм логистика узелларына, эре сәнәгать предприятиеләренә яки кластерларга алып баралар, шулай ук федераль трассаларга чыгуны тәэмин итәләр. Безнең төп бурыч – 2030 елга терәк челтәрендәге юлларның 85% норматив хәлгә китерү, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков. Башкортстанның төбәк терәк юл челтәренең гомуми озынлыгы 3188 км тәшкил итә. 2025 ел башына төбәк юл челтәренең 70% ы норматив хәлдә. 2025 ел ахырына әлеге күрсәткеч 72,5% ка туры килер дип планлаштырыла.