Яңа корылма кайтты.
Башкортстан Республикасы Мәчетле районының Олы Ык буе район үзәк хастаханәсенә өч хирургия яктырткычы кайтты. Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Хирургия яктырткычлары хирургия операцияләре һәм диагностика тикшеренүләре вакытында операция кырын яктырту өчен хезмәт итә, бирелгән төсле температураны саклап, эш мәйданының зурлыгын һәм яктылыкны көйләүне тәэмин итә, яктылыкның югары сыйфатына ия, инфракызыл һәм ультрафиолет нурланыш бирми, яктырту блоклары җиңел хәрәкәтләнә, вертикаль күчәрләр, кирәкле хәлдә ышанычлы фиксацияләнә.
- Яңа илкүләм проект ярдәмендә медицина учреждениеләрен модернизацияләү гамәлгә ашырылуына, тернәкләндерү системасы камилләшүенә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсешенә һәм сәламәтлек саклауга санлы технологияләр кертелүенә мин бик шат, — дип билгеләп үтте ОЛЫ Ык буе район үзәк хастаханәсе баш табибы Денис Байтуллин.
2025 елда «Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында алты поликлиниканы файдалануга тапшыру планлаштырыла. 134 берәмлек модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, 4,5 мең берәмлектән артык җиһаз сатып алу, 99 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырылган.