"Бәби алып кайтырга акча җыялар". Элек шулай шаярталар иде. Ә хәзер?
ЭКО ярдәме белән өч ел эчендә Башкортстанда 1335 бала туган. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. "ОМС акчалары хисабына финанслана торган бушлай экстракорпораль аталандыруга (ЭКО) квоталарны арттыру нәтиҗәсендә, күбрәк парлар күптән көтелгән бәхеткә өметләнә.
“Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында моңа зур игътибар бүленә. Әгәр 2022 елда 1834 квота бүленгән булса, 2025 елга аларның саны 2489га җиткән. Бу программаның сизелерлек киңәюе бала табарга омтылучы гаиләләр өчен яңа перспективалар ача», — дип сөйләделәр ведомствода. Без бәләкәй чакта авылда: "Бәби алып кайтырга акча җыялар", дип шаярталар иде. Ә хәзер...