РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Тормыш өчен инфрастуктура” милли проекты кысаларында транспорт системасына ясалма интеллект кертү бара. Шушы проект кысаларында Уфа шәһәрендә 76 юл хәрәкәтен җайлау детекторы урнаштырачаклар. 36 детектор юл чатларында күпме автомобиль барлыгын анализлап торачак һәм машиналарның трафигын реаль вакытта күрсәтәчәк. 40 детектор машиналарның тизлеген билгели алачак.
Уфа агломерациясенә ясалма интеллектны 2022 елда кертә башладылар. Өч ел эчендә 140 светофор комплексы модернизацияләнде, видеоаналитикалы 70 камера куелды, Ситуация үзәге оештырылды. 2027 елга кадәр тагын 114 яңа видеокамера кую планлаштырыла. Бу камералар юл-транспорт һәлакәтләрен автомат рәвештә терки алачак.
Чыганак: БР Транспорт министрлыгы.