Милли проектлар
24 март 2025, 05:35

Мароккога зур йөк китте

Көергәзе районының Ермолаево станциясеннән Төньяк Африканың Марокко иленә зур партиядә көнбагыш шроты озатылды.

Мароккога зур йөк киттеМароккога зур йөк китте
Мароккога зур йөк китте

Көергәзе районының Ермолаево станциясеннән Төньяк Африканың Марокко иленә зур партиядә көнбагыш шроты озатылды. 53 бункер вагонга 3,5 мең тонна продукция төялгән. Йөк Мароккога 25 көндә барып җитәчәк.

Куйбышев тимер юлының Башкортстандагы филиалы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мондый йөкләр Африкага, шулай ук, Иран, Һиндстан, Якын Көнбатыш илләренә дә даими озатылып торачак. Моңа кадәр Алжирга продукцияләр озату турында хәбәр иткәннәр иде. Гомум алганда, Африка азык-төлек экспортлау өчен иң перспективалы базар булып санала.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: dzen.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас