Барлык яңалыклар
10

Бөтен кеше эшле булачак

Бөтенрусия эшкә урнашу ярминкәсендә Башкортстаннан 350 оешма һәм предприятие үзенең вакансияләрен тәкъдим итәчәк.

Бөтен кеше эшле булачак
Бөтен кеше эшле булачак

“ПрофФест. Работа России. Время возможностей” бөтенрусия эшкә урнашу ярминкәсендә Башкортстаннан 350 оешма һәм предприятие үзенең вакансияләрен тәкъдим итәчәк. Бу турыда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләп үтте.

Бөтенрусия эшкә урнашу ярминкәсе өченче ел уза. Быел бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кадрлар” милли проекты кысаларында үтә. 18 апрельда беренче этабы уза.

Ярминкәнең төп максаты – оешмаларны кадрлар белән тәэмин итү, эш эзләүчеләргә ярдәм итү, эшче һөнәрен популярлаштыру.

Ярминкәдә катнашучы бөтен оешмалар да “Работа России” порталында теркәлгән. Монда рәсми булмаган эш бирүчеләр юк.

  • Без мәшгульлек үзәген “Работа России” кадр үзәгенә үзгәрттек, - диде хезмәт министры. – 2024 елда 3,3 мең кеше үзенә эш таба алды. Быел да шул тирә кеше эшле булачак дип уйлыйбыз.

Ярминкәнең икенче этабы 27 июньдә үтәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: