Бу атнада, 18-21 март көннәрендә, Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.
Форумының төп вакыйгасы агросәнәгать экспортына багышланган пленар утырыш булды. Соңгы 6 елда республика җитештерүчеләре чит илләргә товар җибәрүне өч тапкырга арттырган: 1,6 миллиард долларлык 3 миллион тоннадан артык продукция экспортланган. Алар арасында төп урынны май продукциясе һәм азык-төлек продуктлары алып тора. Безнең товарлар 41 илгә озатыла.
– Башкортстан халык кулланганга караганда бер ярым тапкырга күбрәк продукция җитештерә, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Күпләр 80нче һәм 90нчы елларда он ясау өчен ашлыкны Канададан сатып алганнарын хәтерли. Әмма бүген үзебезнең җитештерү шулкадәр артты ки, узган ел шикәр чөгендере уңышының бер өлешен эшкәртеп тә булмады хәтта, чөнки бездә мондый куәтләр юк. Без алга таба да үсәчәкбез, шуңа сату базарларын эзләргә кирәк. Бер генә юл кала – бу экспорт, бу яңа базарлар.
Шул сәбәпле, бүген республика аграрийлары яңа базарларны үзләштерү өстендә актив эшли, дип аңлатты министр.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатларына ярашлы, 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 2021 ел дәрәҗәсеннән ким дигәндә 1,5 тапкырга артырга тиеш.