Шаран дәваханәсендә яңа җиһазлар хәвефле авыруларны диагностикалау сыйфатын күтәргән.
Ел башында Шаран үзәк район дәваханәсенә ультратавыш тикшерүләре өчен “I УЗИ – ЭЛЕКТРОН” диагностика системасы кайтарылды. Бу – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе.
Белгечләр яңа корылма ярдәмендә 490 пациентны тикшергән дә инде.
– Ультратавыш тикшерүе хәзерге медицинаның аерылгысыз өлеше булып тора. УЗИның өстенлекләре – аның хәвефсез булуы һәм каршы күрсәтмәләр булмавы, – ди Шаран үзәк район дәваханәсе баш табибы Радик Янгиров.
Табиблар әйтүенчә, сәламәтлек саклауда ультратавыш куллану өлкәсендә соңгы елларда зур инновацион тенденцияләр күзәтелде. Бу премиум-класслы сенсор ультратавыш системалары барлыкка килү, сурәтләрне тизләтү, гадиләштерү, яхшырту өчен ясалма интеллект кертү һәм башка заманча мөмкинлекләр.