Милли проектлар
17 март 2025, 07:24

Күперсез булмый гына!

   Дүртөйле районында Агыйдел аша салынган күперне ремонлый башладылар.

Күперсез булмый гына!Күперсез булмый гына!
Күперсез булмый гына!

Дүртөйле районында Агыйдел аша салынган күперне ремонлый башладылар.

   Күпернең озынлыгы 745 метрдан артык. Хәзерге вакытта төзүчеләр төзелеш мәйданчыкларын кору эшләрен башкаралар, вакытлыча юл билгеләре куялар.

    - Бу «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча норматив халәткә китерү планлаштырылган иң эре ясалма корылма. Күпер Дүртөйле – Нефтекама юлында Дүртөйле һәм яңа Биктово авылы арасында урнашкан. Корылма 1990 елда төзелгән булган, ә хәзер аның буенча хәрәкәт итү хәвефсез булсын өчен ремонт ясарга кирәк. Күп торак пунктларда яшәүчеләр өчен бу күпер мөһим, чөнки ул транспорт элемтәсен һәм федераль трассага чыгуны тәэмин итә. Биредә көн саен 4 меңгә якын автомобиль уза, – ди БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова. - Эшләр башкарылган вакытта күпер буенча хәрәкәт чикләнгән булачак. Машина йөртүчеләр бер полоса буйлап йөри алачак. Хәрәкәт светофорлар ярдәмендә көйләнәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас