Башкортстаннан МХО катнашучыларның Курск юнәлешендә күрсәткән батырлыгын Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте.
Ил Башлыгы Башкортстаннан 3 нче мотоукчылар дивизиясенең 1220 нче санлы мотоукчылар полкы хәрбиләренең Курск өлкәсен азат итүдәге хәрби өлешләрен югары бәяләде. Бу хакта ул Курск группировкасы белән идарә итү пунктларының берсендә киңәшмәдә әйтте.
Әлеге бүлекчәдә Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр, шул исәптән махсус хәрби операция ветераны Павел Самойлинның «Кайтыр» кушаматлы улы Илья да хезмәт итә. Бу хакта Самойлин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сугышчыларның алгы сызыкта ирешкән уңышларында башкорт тылы ярдәме дә бик зур. Павел Самойлин Донбасска контракт буенча 2023 елның ноябрендә хезмәт итәргә китте. Узган елның октябрендә Павел Самойлин өенә кайтты. Ул Русия Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйганнарга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә. СВО зонасында хезмәт итү өчен контрактка кул куярга әзер республика халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең Хәрби ведомствосының бердәм белешмә номеры 117, ситуация үзәгенең 122 яисә (347) 218-19-19 буенча, шулай ук «Минем документлар»МФЦ офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31. Моннан тыш, СВО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында мәгълүматны башбат.рф сайтында, Чат-ботларда телеграммаларда алырга мөмкин. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта, Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Уфа, Революционная ур., 156), шулай ук Бердәм «Защитник» үзәгендә (Уфа, Элеваторная ур., 15) хезмәт шартлары турында аңлатырга әзерләр.
Фото: Башинформ.