Ханты-Мансийскта махсус хәрби операция ветераннары арасында кышкы спорт төрләре буенча Ватанны саклаучыларның Беренче бөтенрусия кубогы старт алды. Ярышларны уздыруны элегрәк Русия Президенты Владимир Путин хуплаган иде. Чара «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатлары нигезендә уза. Ярышларда Русиянең 60 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнаша. «Ватанны саклаучылар Кубогы» программасына биш дисциплина керде: чаңгы ярышлары, биатлон, следж-хоккей, тау чаңгысы һәм сноуборд. Башкортстан җыелма командасы өч дисциплинада катнаша: биатлон, чаңгы узышлары һәм тау чаңгысы спорты. Кубокка төбәк данын якларга СВО ветераннары Радик Йосыпов, Алексей Холопов, Олег Мөфтәхетдинов һәм Артем Мөхәрәмов барды. Команданың кураторы һәм республика җыелма командасының тренерларының берсе-атказанган спорт мастеры, дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы, «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортостан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов.
Егетләр квалификациягә чыктылар һәм спорт класслары алдылар - бу ярышның спорт категориясе, ул спортчыга ярыштан соң билгеләнә», —ди Ирек Зарипов.
Бүген Башкортстанда махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү өчен «Батырлык» проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Идел буе һәм Урал федераль округлары СВО ветераннары арасында «Ватанны саклаучылар Кубогы» нда катнашу өчен җыелма команда әзерләнгән. Рәсми булмаган медаль зачетында команда беренче урынны алды. Ул «Россия — спорт державасы» форумы кысаларында Россия паралимпия комитетының «Безнең заман геройлары» СВО ветераннары өчен уздырыла торган төбәкара физкультура-спорт чарасында лаеклы тәкъдим ителде һәм медаль зачетында 3 нче урынны алды.