Зианчура районында электромобильләр өчен беренче зарядка станциясе барлыкка килгән. 2024 елның көзендә муниципалитет администрациясенә «МАКС ПАУЭР» җәмгыяте вәкиле «Электр транспорты өчен зарядка станцияләре (терминал) урнаштыру» проекты белән мөрәҗәгать иткән. Аны «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты максатларына туры китереп даими уздырыла торган эшкуарлык сәгатендә караганнар.
Соңрак күчмә эшкуарлык сәгатендә бизнес - шериф һәм районның баш архитекторы белән берлектә эшкуарга проектны гамәлгә ашыру өчен берничә җир участогы тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә Исәнгол авылында «Дуслык» паркы янындагы «Ира-Магнитогорск» трассасы буйлап парковка урыны сайланган. Электромобильләрдә йөртүчеләр станциядә еш кунак булалар. Алар билгеләп үткәнчә, биредә керү бик уңайлы һәм тиз зарядка алына икән.