Башкортстанда «ИРТЕЯ» база станциясе эшли башлады. Корылмалар Дәүләкән районының 500 дән артык халкы булган Чуюнчы-Николаевка авылында урнаштырылган.
Якын арада тагын 14 станцияне эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Элемтә үсеше «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты максатларына туры килә. Үзебезнең ил җиһазларына күчү телекоммуникацияләр һәм интернетның ышанычлылыгын арттырачак.
"База станцияләренең импортын алыштыру — технологик суверенитет һәм иминлекне тәэмин итү юлында мөһим адым", - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
- «ИРТЕЯ» станцияләре тавыш элемтәсен һәм югары тизлекле интернетны тәэмин итеп, 4G форматында эшлиләр. Эшләтеп җибәрү яңа җиһазларны беренче тапкыр кайтару кысаларында Русиядә иң зурларының берсе булачак, - дип хәбәр итте Башкортстандагы МТС директоры Егор Фисюк.
Чыганак: Башинформ.