Милли проектлар
11 март 2025, 08:22

Күп функцияле видекамералар куелачак

Уфа шәһәрендә 2027 елга кадәр 114 яңа видеокамера куячаклар.

Күп функцияле видекамералар куелачакКүп функцияле видекамералар куелачак
Күп функцияле видекамералар куелачак

 

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында Уфа агломерациясендә 2027 елга кадәр 114 яңа видеокамера куячаклар.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 38 камера әйләнеп, видеоаналитика функциясе белән эшләячәк. Алар авария урыннарын автомат рәвештә ачыклап, кайда транспортның күпләп җыелуын, каршы як полосасындагы каршылыкларны күрсәтәчәк. Юл-транспорт һәлакәте булган очракта алар транспорт чарасын тиз арада ачыклый алачак.

Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова әйтүенчә, бу видеокамераларны Уфа шәһәрендәге юл чатларына урнаштырачаклар. Юл-транспорт һәлакәте булган очракта мәгълүмат оператив рәвештә Ситуация үзәгенә, аннан Дәүләт автоинспекциясенә җибәреләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас