Милли проектлар
11 март 2025, 03:31

Гомер озынлыгы 81 яшькә җитәргә тиеш

Кушнаренко районының Үгез авылында яңа ФАП ачыла.

Гомер озынлыгы 81 яшькә җитәргә тиешГомер озынлыгы 81 яшькә җитәргә тиеш
Гомер озынлыгы 81 яшькә җитәргә тиеш

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив гомер” милли проекты кысаларында тагын бер яңа фельдшер-акушер пункты ачылырга тора. Яңа бина заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу медицина объекты 250 кешене хезмәтләндерәчәк. Шуларның 25е – балалар. Халыкка хезмәтне акушерка Альмира Вәлиева күрсәтә.

“Озайлы һәм актив гомер” милли проекты 2030 елга кадәр уртача гомер озынлыгын – 78, 2036 елга кадәр 81 яшькә кадәр җиткерергә тиеш. 2025 елда милли проект кысаларында республикада 134 яңа ФАП сафка кертелергә тиеш, 9 объектка капиталь ремонт ясалачак, 4,5 мең берәмлек җиһаз, 99 санитар автотранспорт сатып алыначак.

Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас