Милли проектлар
10 март 2025, 10:05

Заманча кампуслар челтәре булыр

Стилобат белән берләштерелгән җиде манара булачак.

Заманча кампуслар челтәре булырЗаманча кампуслар челтәре булыр
Заманча кампуслар челтәре булыр

Стилобат белән берләштерелгән җиде манара булачак.

8 март көнне Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов белән бергә Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусының икенче чираты төзелешенә старт бирде. Объектны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Заманча кампуслар челтәрен булдыру» Федераль проекты кысаларында төзиләр.

Булачак административ һәм торак биналар комплексының мәйданы 10нан 29 катка кадәр 99,7 мең кв. м тәшкил итәчәк. Барлыгы стилобат белән берләштерелгән җиде манара булачак. Студентлар һәм укытучылар өчен корпуслардан тыш, биредә уку һәм лаборатория биналары, спорт объектлары, җәмәгать туклануы нокталары, рекреацион зоналар һәм җир асты паркингы булачак.

Радий Хәбиров һәм Айрат Гатиятов «Альфа» манарасы нигезенә бетон сала башладылар, шулай ук бу вакыйга уңаеннан гранит плитәгә истәлек тактасы беркеттеләр.

– Кампус төзелеше – республиканың югары мәктәбе инфраструктурасын фундаменталь үзгәртү ул. Шунда ук 4,5 меңгә якын студент урыны барлыкка киләчәк. Өстәвенә, бу гади аңлаештагы тулай торак кына түгел. Биредә студентлар өчен яшәү һәм уку өчен уңайлы мохит формалаша. Янәшәдә театр да, стадион да бар, – диде Радий Хәбиров. – Монда кампусның беренче чираты да бар, анда инде коворкинглар, стартаплар, лабораторияләр бар. Ягъни яшь кеше, югары уку йортына кергәч, сыйфатлы уку өчен кирәкле бөтен нәрсәне ала. 2027 елның декабрендә әлеге объектны тапшырырга тиешбез.

– Барыннан да элек, Башкортстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Радий Фәрит улына өч ел элек булачак кампус өчен мәйданчык сайлау турындагы карары өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Республика конкурс сайлап алуында беренче җиңүчеләр арасында булды, һәм бу этапларның берсен төзеп бетергән беренче төбәк. Инде ел буе IQ-парк уңышлы эшли, –  диде Айрат Гатиятов. – Булачак кампусның нинди булачагы, чыннан да, бөтен шәһәр өчен мөһим. Өстәвенә, ул, энҗе бөртеге кебек, Уфаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Студентлар беренче класслы шартларда яшәячәк, җылы күчү коридоры тулай торакларны IQ-парк бинасы белән тоташтырачак, анда алар укыячак һәм булачак эш бирүчеләр белән очрашачак. Бу яңа белем бирү стандарты. Төзелеш сроклары бик киеренке. Ышанам ки, республикада зур проектларны гамәлгә ашыручы төзүчеләр командасы барысын да нәкъ кирәк вакытта тапшырачак. Уңышлар телим!

Исегезгә төшерәбез, проект нигезендә Евразия НОЦ вузара кампусының гомуми мәйданы 142,7 мең кв.м тәшкил итәчәк, шул исәптән 78,3 мең кв. м торак биналар.

 Финанслау күләме –27,4 млрд сум. 2024 елның февралендә Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында кампусның беренче чираты – 37,4 мең кв. м мәйданлы IQ-парк ачылды. Бер ел эчендә  ул фәнни коллективларны, индустриаль партнерларны, талантлы яшьләрне җәлеп итү урынына әйләнде. Биредә перспектив тикшеренүләр үткәрелә, яңа белем бирү программалары гамәлгә кертелә, университетлар, фәнни оешмалар һәм югары технологияле компанияләр кооперациясе өчен шартлар тудырыла. Вузара кампусның тагын бер объекты – геном үзәге ачылуга әзерләнә, анда шулай ук биоинформатика үзәге һәм IT-белгечләр әзерләү өчен Саклык банкының илдәге иң эре «21 нче мәктәбе» эшләячәк.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас