Милли проектлар
10 март 2025, 13:41

Яхшы торак күп кирәк

Алты ел эчендә Башкортстанда 17,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган.

Яхшы торак күп кирәкЯхшы торак күп кирәк
Яхшы торак күп кирәк

Алты ел эчендә Башкортстанда 17,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган.

 

 2019 елдан Башкортстанда 17,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты тарафыннан республика өчен билгеләнгән күрсәткечләрдән 14 процентка артык. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.

Төзелеш комплексын үстерү буенча республика – Русия Федерациясенең иң яхшы ун регионы исемлегенә керде. 2024 елда Башкортстан чираттагы тарихи максимумга ирешә алды-3,348 млн кв. м торак тапшырдылар. 122 мең гаилә торак шартларын яхшырта алган. 18 мең кв. метрдан артык мәйданлы авария хәлендәге йортлардан 1,1 мең кеше төзекләндерелгән һәм куркынычсыз фатирларга күченгән.

Авария хәлендәге торактан күчерү эшендә территорияләрне комплекслы үстерү механизмыннан актив файдаланалар. Башкортстанда 26 КРТ шартнамәсе төзелде. Әйләнешкә 875 га мәйданлы территорияләрне керткәннәр, планлаштырылган торак төзелеше күләме – 2,6 млн кв. м. Республиканың төзелеш комплексы шулай ук «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният», «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» гомумдәүүләт  һәм федераль проектларын гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашты.

Алты ел эчендә республикада алар буенча 169 объект төзелгән. Алар арасында – гомуми сыйдырышлылыгы 10 мең урын булган 53 балалар бакчасы, 17,5 мең укучыга исәпләнгән 41 мәктәп, 36  сәламәтлек саклау объекты, 18 мәдәният объекты, 16 эре спорт объекты һәм өч социаль объект.

2025 елдан тармакны үстерү «Яшәү өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам итәчәк, ул элек гамәлдә булган федераль программаларның, шул исәптән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп өстенлекләрен һәм бурычларын берләштерде. 2030 елга республика торак фондын 26 процентка яңартырга тиеш, ә торак белән уртача тәэмин ителеш бер кешегә 35 кв.м тәшкил итәргә тиеш. Бу чорда Башкортстанда 21 млн кв. метрдан артык торак төзергә, 220 мең кв. м мәйданлы авария хәлендәге йортлардан күчерергә планлаштыралар. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров тармак вәкилләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кече шәһәрләрдә торак төзелеше темпларын анализларга кушты.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас