Милли проектлар
10 март 2025, 10:26

Камералар артачак

Бу юл һәлакәтләре кимесен өчен эшләнә.

Камералар артачакКамералар артачак
Камералар артачак

Бу юл һәлакәтләре кимесен өчен эшләнә.

 

Уфада 2027 елга кадәр В.В.Путин күрсәтмәсе буенча кабул ителгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча интеллектуаль транспорт системасы (ИТС) кысаларында 114 яңа видеокамера урнаштырачаклар.

Аларның 38-е киңәйтелгән видеоаналитика функциясе булган борылыш механизмы белән булачак. Бу камералар автомат рәвештә аварияләрне, машина юлындагы каршылыкларны терки һәм транспорт тупланмаларын ачыклый алачак. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда әлеге җайланмалар тиз арада транспорт чараларын ачыклый һәм идентификацияли алачак. Борылыш механизмы ярдәмендә алар киңрәк күзәтү зонасын колачлый алачак.

– Әлеге җайланмаларны юл-транспорт һәлакәте иң күп булган Уфа чатларында урнаштырачакбыз. Юлларда аварияләр яки башка кыенлыклар килеп чыкканда, видеокүзәтү камераларыннан алынган мәгълүматлар оператив рәвештә ситуация үзәгенә, ә аннары дәүләт автоинспекциясенә җибәреләчәк. Бу оператив хезмәтләрнең реакция процессын тизләтергә һәм тыгыннар барлыкка килү сәбәпләрен тиз арада бетерергә һәм урамнарның хәрәкәтне үткәрү сәләтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас