Фәнгә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру мөһим.
8 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусында булдылар. Биредә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Заманча кампуслар челтәрен булдыру» Федераль проекты кысаларында объектның икенче чиратын төзү тантанасы узды. Радий Хәбиров шулай ук кампус биналары комплексын төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, подряд оешмалары вәкилләре катнашты. Башкортстан Башлыгы объектның республика үсеше, югары квалификацияле белгечләр әзерләү һәм төрле тармакларда инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен стратегик әһәмиятен ассызыклады.
- Без фәнгә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштырырга омтылабыз. Бу өлкәдә эш күләме сизелерлек артты. Шуңа күрә без республикада фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты булдырдык, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Бүген Башкортстанның Фән-мәгариф өлкәсе флагманы булырга тиешле вузара кампусның икенче чиратын төзү мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз.
Проектны гамәлгә ашыру турында тулырак итеп республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, кампусның 2024 ел башында файдалануга тапшырылган беренче чираты базасында IQ-парк эшли. Биредә республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары тикшеренүләр алып бара. Анда 500дән артык студент һәм яшь галим катнаша. Югары технологияле компанияләр белән берлектә төрле өлкәләрдә алдынгы проектларны гамәлгә ашыралар.
Сбер белем бирү проектының «Школа-21», шулай ук геном үзәге ачылуга әзерләнәләр. Моннан тыш, кампуста конференцияләр, мастер-класслар, мәктәп укучылары өчен экскурсияләр һәм иҗтимагый чаралар уза. Премьер-министр хәбәр иткәнчә, кампусның икенче чираты проектына алдынгы карарлар һәм технологияләр куллануны исәпкә алып төзәтмәләр кертелгән. Объектны 2027 елда төзеп бетерергә планлаштыралар. Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов республиканың фәнни-технологик потенциалын үстерү буенча идарә итү командасының эшен югары бәяләде.
– Уфа илдә беренче булып 25 кампус төзү буенча масштаблы федераль проектның башлангыч этабын тәмамлады, – диде Айрат Гатиятов. – Сез яңа мәйданчыкка күпсанлы резидентларны җәлеп итү буенча нәтиҗәле эш башкардыгыз – алдынгы югары уку йортлары һәм югары технологияле компанияләрнең казанышларын берләштердегез. Министрлык вузара студентлар кампусы төзелешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә катнашучылар кампус биналарын төзүнең юл картасы, аның архитектура һәм планлаштыру карарлары, шулай ук лаборатория комплексын тулыландыру һәм иҗади яшьләр киңлекләрен булдыру турында җентекләп фикер алыштылар.