Башкортстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән мәгариф элемтәләрен ныгыта.
Башкортстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы утырышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре территориясендә гарәп телен тирәнтен өйрәнү буенча белем бирү программаларын киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Бүген көн тәртибендә безнең тәкъдимне чит ил студентлары өчен җәлеп итүчәнрәк итү мәсьәләсе тора. Гарәп илләреннән студентлар җәлеп итү-мәдәни элемтәләрне үстерү мөмкинлеге генә түгел, ә республикабыз икътисадына реаль сизелерлек өлеш кертү дә ул. Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда Башкортстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 2023 ел белән чагыштырганда товар әйләнешенең гомуми күләмендә 1,3% тәшкил итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге РФ Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Роман Громов сүзләренчә, белем икътисады Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм киләчәк кадрларын әзерләү аша төзелә.
– Бүген Уфа фән һәм технологияләр университеты укытучылары һәм студентлары Әмирлекләр белән уку-укыту алмашу программаларында катнаша.
Үз чиратыбызда без Гарәп студентларына иң яхшы сыйфатлы программалар тәкъдим итәргә, алар өчен Русиядә, бигрәк тә Башкортстанда, укуларын тәмамлагач, карьераларын дәвам итәрлек шартлар тудырырга тиешбез, – дип ассызыклады Роман Громов, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә корылган икътисад” гомумдәүләт проекты нигезенә саллы эш булыр охшаган бу юнәлеш.