Милли проектлар
10 март 2025, 09:31

«ФормАРТ» – урам сәнгате фестивалендә катнашабызмы?

 Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең VI сезонында катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлады.  

«ФормАРТ» – урам сәнгате фестивалендә катнашабызмы?«ФормАРТ» – урам сәнгате фестивалендә катнашабызмы?
«ФормАРТ» – урам сәнгате фестивалендә катнашабызмы?

 Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең VI сезонында катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлады.

 

 Фестивальнең төп тематикасы быел Русиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Яшь рәссамнарга сайланган юнәлешләрнең берсе – «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткән», «Җиңүчеләр буыны» темасына граффити ясарга тәкъдим ителә.

Традиция буенча төп конкурста Идел буе федераль округы төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында махсус номинация – «мәгънә диварлары» кертелде. Әлеге номинациядә катнашучылар түбәндәге темаларга эскизлар ясый алалар: «Киров – таңнар башкаласы, «Киров – 650», «Хлынов – Нократ – Киров», «Яшьләр – шәһәргә», «Буыннар бәйләнеше»,«Минем герой», «#МыВместе". Катнашу өчен проект сайтында – formartpfo.ru, конкурс эше эскизын беркетеп, гариза тутырырга кирәк. Бер катнашучыдан һәр тематикада 3 заявка кабул ителә.

Гаризалар 2025 елның 25 апреленә кадәр кабул ителә. Игълан ителгән эшләрне компетентлы жюри – рәсем һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә абруйлы федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк. Иң яхшылардан дип табылган эшләр авторлары үз идеяләрен Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге биналарда тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Махсус номинациядә җиңүчеләр Киров өлкәсендә үз граффити-эшләрен булдырачаклар.

Белешмә: «ФормАРТ» урам сәнгате фестивале округта 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә..

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас