Милли проектлар
9 март 2025, 05:40

Федоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы узды

«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Русия бөркетләре»нә 52 башлангыч сыйныф укучысы тантаналы рәвештә алынды.

Федоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы уздыФедоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы узды
Федоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы узды

Бу дулкынландыргыч мизгелдә балалар лидерлар, эрудитлар, спортчылар, иреклеләр һәм чын патриотлар бергәлеге сафларын тулыландырдылар.

Хөрмәтле кунаклар: Башкортстан Диңгез җыелышының Федоровка филиалы рәисе Виктор Веселов, Росдетцентр эксперты Евгения Турбина, «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе белгече Александра Бикташева балаларга җылы теләкләрен җиткерделәр. Алар балаларга уңышлар теләделәр һәм аларның бөркеттәй нык булачагына ышаныч белдерделәр.

Балалар «бөркетләрнең» кануннары белән таныштылар, «Русия бөркетләре» гимнын башкардылар, ант бирделәр.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Федоровка районы хакимияте.

Федоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы узды
Федоровка районы мәктәбендә «Русия бөркетләре»нә кабул итү тантанасы узды
Автор:
Читайте нас