Шәхси эшмәкәр Әхсән Насыйбуллин Яңа Кормаш авылында 2017 елдан бирле эшмәкәрлек алып бара. Фермер биредә ташландык колхозны торгызган һәм «Сөт ранчосы» бренды астында продукция чыгара башлаган.
2019 елда федераль грант акчалары исәбеннән уртак финанслау шартларында 130 савым сыерына исәпләнгән заманча роботлаштырылган сөт-товар фермасы төзүе дә игътибарга лаек. Крестьян-фермер хуҗалыгында барысы 283 баш эре мөгезле терлек бар. Көнгә гомуми савым 1,8 тоннаны тәшкил итә.
Әхсән ага йомшак сырлар, шул исәптән рикотта, буррата, халлуми, страчателла тәкъдим итә. «Камамбер» һәм «Бри» крафт сырларын җитештерүне дә үзләштерә, ярым каты автор сортларын ясау технологияләрен кертә башлаган. Гомумән, монда тәүлеккә 35-50 кг сыр әзерлиләр. Алга таба аны Уфа рестораннарында һәм кибетләрендә саталар, ә каты сырларны Казанга һәм Екатеринбургка җибәрәләр.
2023 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Робот ...Лелик янында кунакта» проекты белән эшмәкәр «Агротуризм»грантын алды.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте.