Башкортстан дәүләт медицина университетының кече таргет молекулалар эзләү лабораториясе галимнәре депрессив күңел төшенкелеген дәвалау буенча яңалык өстендә эшкә тотынган. Галимнәр терапия нәтиҗәлегеннән тыш, фармацевтика яңалыгының пациентлар өчен куркынычлы булмавы өстендә дә эшли. Вузара кампус үзенең заманча корылмаларын, алдынгы технологияләрен куллану һәм яшь белгечләрне җәлеп итү исәбенә дөнья фәннәре белән ярышырлык зур тикшеренүләр үткәрә.
Лаборатория галимнәре тиетанлы яңа молекула чыгарган. Ул яңа антидепрессант ясарга булышачак. Нәтиҗәле антидепрессантлар өстендә эшләүче галимнәр соңгы елларда тиетанлы дару препаратларын ясау мөмкинлегенә ныграк игътибар бүлә башлаган.
Билгеле булуынча, депрессив күңел төшенкелеге социаль әһәмиятле авырулар исәбенә керә. Ул хезмәткә яраксызлыкның төп сәбәпләре арасында беренче урыннарда тора һәм җәмгыять аңардан шактый зур икътисади зыян күрә. Шуңа күрә дә аны нәтиҗәле дәвалау сәламәтлек саклауның өстенлекле бурычларының берсеннән санала. Бүгенге көндә гамәлдә булган антидепрессантлар җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел (пациентларның чирек өлеше терапиягә бирешми) һәм кимчелекләре дә бар.
Дөнья тикшеренүләре раславынча, психик күңел төшенкелегенә хәтта тычканнар да бирешә. Кешеләргә йогынтысы булган антидепрессантларның тычканнарга да тәэсире бар. Шуңа да кимерүчеләр яңа матдәләрне сынау өчен яхшы туры киләләр. Тычканнарда тикшеренүләр үткәрүдән тыш, галимнәр компьютерда санлы кораллар белән дә эш итәләр. Вузара кампус лабораториясе заманча корылмаларга баетылган. Алар катлаулы тикшеренүләр һәм исәпләүләр үткәрергә булыша, хәтта кушылмалар нәтиҗелелеген алдан әйтә ала.
Яңа дару тиз ясалмый - кирәкле һәм туры килгән молекуланы эзләүгә 10нан алып 15 елга кадәр вакыт үтә. Биологик актив молекуланы эзләп табу гына җитми, аның дару препараты була алуы да бик мөһим.
Исегезгә төшерәбез: Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча илдә заманча кампуслар челтәрләре үсешә. "Фән һәм университетлар" милли проекты булышлыгында илебездә шундый 17 студентлар шәһәрчеге проектлана һәм төзелә. 2030 елга кадәр кампуслар саны 25-кә кадәр артса, 2036 елга кадәр аларның саны 40-ка җиткереләчәк. 2025 елдан алып "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында "Заманча кампуслар челтәрләре" федераль проекты эшли башлады. Уфа Вузара кампус - ул 4,3 мең кешегә исәпләнеп төзелгән студентлар киңлеге. Аңарда уку-гыйльми комплекслар, лабораторияләр, эшлекле зоналар, тораклар, кибетләр, җыйнак скверлар һәм башка төрле объектлар урнашкан.
БР Хөкүмәте сайтыннан.