Милли проектлар
7 март 2025, 08:17

Тиздән яңа күперле булачаклар

Әлегә исә авыл халкы урау юлдан йөреп тора.

Тиздән яңа күперле булачакларТиздән яңа күперле булачаклар
Тиздән яңа күперле булачаклар

"Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты булышлыгында Кырмыскалы районының Андреевка авылында елга аша салынган күперне яңартуга тотынганнар. Күпернең озынлыгы - 23 метр. Объект Уфа-Ырынбур трассасына алып чыгуны тәэмин итә һәм шуңа да авыл халкы өчен күпернең яңартылуы үтә мөһим.
Әлеге вакытка күпердә 60 процентка кадәр эшләр башкарылган. Аны быел, ягъни 2025 елда, төзеп бетерү күз уңында тотыла. Әлегә исә авыл халкы урау юлдан йөреп тора.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас