Милли проектлар
7 март 2025, 08:48

Милли проектлар хезмәт дәртен арттыра

Чөнки хезмәт хакы күпме җитештерүгә бәйләнгән.

Милли проектлар хезмәт дәртен арттыраМилли проектлар хезмәт дәртен арттыра
Милли проектлар хезмәт дәртен арттыра

"Орбита" реабилитация корылмалары җитештерү предприятиесе сакчыл технологияләр кертү исәбенә кул һәм аяклар хәрәкәте механизмын тергезү өчен медицина аппаратлары җитештерүен 20 процентка арттырган. Компания "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" милли проектының "Хезмәт җитештерүчәнлеге" федераль проекты булышлыгында Башкортстан Төбәк компетенцияләр үзәгеннән адреслы ярдәм алган. Предприятие массаж аппаратлары җитештерүдә сакчыл корылмалар кертүне планлаштырган.
Ел саен предприятиедә медицина тәгаенләнешендәге 1200 аппарат җитештерелә. Компаниянең баш инженеры Максим Аитов белдерүенчә, предприятие даими рәвештә яңарыш кичерә. Әмма "Хезмәт җитештерүчәнлеге" проекты буенча методикалар кертү нәтиҗәләре аеруча шатландырган.
Әле предприятие бөтен хезмәтчәннәрне проектка җәлеп итү белән мәшгуль. Бу бик уңышлы булган, чөнки аларның эш хакы никадәр тырышып эшләүгә, ягъни күпме аппарат җитештерүгә бәйләнгән.
Хезмәтчәннәрне сакчыл җитештерүгә дәртләндерү өчен акчалата түләү положениесе булдырылган. Эшне яхшырту буенча тәкъдим кертүчегә премия дә түләнә.


БР Хөкүмәте сайтыннан.

Милли проектлар хезмәт дәртен арттыра
Милли проектлар хезмәт дәртен арттыра
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас