Туймазы районында "Русия сулары" акциясе чикләрендә Кандракүлдә өмә оештырылган. Өмә "Экологик иминлек" милли проекты чикләрендә үткән. "Кандракүл" табигать паркы хезмәткәрләре җавапсыз балыкчылар һәм туристлар боз өстендә калдырган чүп-чарны җыйган.
Билгеле булуынча, "Экологик иминлек " милли проекты тирә-як мохитне һәм аны кешеләр өчен уңайлы итүне кайгырта. Эш берничә юнәлеш буенча бара, алар: калдык-постыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өчен инфраструктура булдыру, чүплекләрне бетерү һәм сулыкларны тазарту, урманнарны саклау, атмосферага газ бүлеп чыгаруны киметү, экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.