Милли проектлар
6 март 2025, 04:42

Сәламәтлек буенча алдынгылыкны бирмәгәнбез

Быел сәламәтлек саклау үсеше яңа милли проектлар буенча дәвам итә. 

https://health.bashkortostan.ruhttps://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Башкортстан ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының максатларына һәм бурычларына ирешү дәрәҗәсе буенча беренче урынны алды.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бәян итүенчә, 2024 елда төбәктә 135 модульле ФАП һәм амбулатория урнаштырылган, 206 берәмлек автотранспорт һәм 8 меңнән артык медицина аппараты сатып алынган. Бу – сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыруның бөтен чорында рекордлы күрсәткечләр. 9 медицина объектына капиталь ремонт ясалган, Кушнаренкода поликлиника төзелгән.

Медицина кадрлары белән тәэмин ителеш яхшырган: узган ел нәтиҗәләре буенча республика медицина учреждениеләрендә 55,38 мең хезмәткәр эшли: 16 177 табиб, 39 203 шәфкать туташы һәм фельдшер. Медицина хезмәткәрләрен җәлеп итәргә “Земство табибы”, “Земство фельдшеры”, “Кече медицина оешмалары өчен табиблар” программалары ярдәм иткән. Узган ел алар буенча 279 кеше 280 млн сумлык түләүләр алган. Башкортстан “Земство табибы” һәм “Земство фельдшеры” программаларын федераль финанслау буенча Русиянең алдынгы 5 субъектына керә.

2025 елда сәламәтлек саклау үсеше “Дәвамлы һәм актив тормыш” һәм “Гаилә” милли проектлары буенча дәвам итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас