Нефтекамада “ВеснаМаркет – 2025” исемле кул эшләре ярминкәсе узды. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган иде.
Ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләр: сумкалар, сабын, уенчыклар, бизәнү әйберләре, балчык савыт-саба, хуш исле шәмнәр, чәчәкләр, шоколад, пастила, бал, чәй, вазалар, статуэткалар, сәгатьләр һәм агачтан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Шәһәр осталары үзләренең уникаль эшләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр үзенчәлекле бүләкләр алып кына калмыйча, авторлар белән аралаша, аларның һөнәр серләрен белә алдылар.
Ярминкә товарларның төрлелеге белән сөендереп кенә калмады, ә осталар арасында аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Алар үзләренең осталык серләре белән уртаклашты, яңа партнерлар тапты һәм бер-берсенең эшләренә бәя бирделәр.
“ВеснаМаркет – 2025” Нефтекамада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур вакыйга булды. Ул талантлы осталарны, кул эшенең кадерен белүчеләрне һәм гадәти булмаган истәлекле бүләкләр эзләүчеләрне берләштерде. Бу чара күркәм традициягә әверелер һәм шәһәр халкын ел саен сөендерер дип ышанабыз”, – диләр Нефтекама хакимиятендә.