Милли проектлар
6 март 2025, 10:06

Бездә өч ел эчендә глэмпинглар саны 3,6 тапкырга арткан

Туризм алга атлый.

https://biznestur.bashkortostan.ru/https://biznestur.bashkortostan.ru/
https://biznestur.bashkortostan.ru/

Башкортстанда өч ел эчендә глэмпинглар саны 3,6 тапкырга арткан. Республика территориясендә глэмпинглар һәм кемпинглар санын арттыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр итәләр Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан.

2022 елдан 2024 елга кадәр милли проект буенча чараларны гамәлгә ашыруга барлыгы 1,8 млрд сум юнәлтелгән. Шуның 1,7 млрд сумы – федераль, 130,1 млн сумы – республика һәм 2,1 млн сумы җирле бюджетлардан. Шул ук чорда биш зур чара оештырылган һәм үткәрелгән, аларны гамәлгә ашыруга 41 миллион сум акча бүленгән. Аларда 50 меңнән кеше катнашкан.

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко әйтүенчә, дәүләт тарафыннан мондый ярдәм туристлык өлкәсендә инвестицион инициативаларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр генә биреп калмый, ә бизнесны үстерү өчен перспективалар ача һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.

Соңгы өч елда 177 республика проекты дәүләт ярдәмен алган, бу 28 пляжны төзекләндерергә, 36 кемпинг һәм 52 модульле капиталь булмаган глэмпинг төзергә, 8 электрон юл күрсәткеч булдырырга, 6 яңа туристлык маршруты эшләргә, шулай ук 41 туристлык урыны өчен махсус җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елында дәүләт ярдәме белән уңайлы туристлык мохите булдыру буенча алты проект гамәлгә ашырылган.

– Шулай ук милли проект кысаларында Уфа шәһәренең туристик коды эшләнде. Аны гамәлгә ашыруга бюджеттан 213,1 миллион сум акча бирелде, – диде министр.

Спикер сүзләренчә, шундый ук эш Бөре шәһәрендә дә башкарылган.

Моннан тыш, 2022 елда Башкортстан мәктәп туризмы программасын гамәлгә ашыру буенча федераль сынау проектында катнашты. Гомум белем бирү учреждениеләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен төбәк буенча бушлай туристлык сәяхәтләр оештырылды, дип яза “Республика Башкортостан” гәзите.

Әйткәндәй, 2025 елдан башлап “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты – “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектының дәвамчысы – гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Башкортстанда “Номер фонды, инфраструктура һәм яңа тарту нокталары булдыру” төбәк программасы старт алды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас