2025 елда республикада иҗтимагый киңлекләрне «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проект буенча төзекләндерәчәкләр. Быелга планнарда – 94 территорияне яңарту. Моннан тыш, башка программалар кысаларында тагын 70 объект тәртипкә китереләчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сөйләштеләр.
Барлык объектларны да Бөтенрусия тавыш бирү кысаларында халык үзе сайлый. Чираттагы этап 21 апрельдән 12 июньгә кадәр старт ала. Ул чагында 2026 елга иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирү узачак. Башкортстан шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында актив катнаша. 2025 елда Бәләбәй, Благовещенск, Нефтекама, Салават һәм Учалыда проектлар буенча эшләр башланачак.