Башкортстанда Илморза авылында җиһазландырылган пляж булдыру инициативасын «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты буенча грант белән хупладылар. «Эшмәкәрлек сәгате» ндә тәкъдимне бизнесвумен Юлия Валуева яңгыратты”, дип хәбәр иттеләр төбәк эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгында.
4,6 млн сум күләмендә акчаны эшмәкәр яңа җиһазлар сатып алуга һәм пляжны төзекләндерүгә тоткан. Территориядә зонтлар һәм ятаклар барлыкка киләчәк, кафе төзелә. Валуева сүзләренчә, эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме, беренче чиратта, заманча кыйммәтле техника сатып алу өчен кирәк. Бу сервисның сыйфатын сизелерлек яхшыртырга һәм күбрәк туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Кушнаренко районы Бизнес-шерифы Станислав Шиков билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда районда 163 «эшмәкәрлек сәгате» узган, аларда гомуми бәясе 4,5 млрд сумнан артык булган 180 проект каралган. Бу 252 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә.