Милли проектлар
4 март 2025, 06:20

Күпергә икенче сулыш өрделәр

 Башкортстанда Ык елгасы аша күперне реконструкцияләүне дәвам итәләр.

Күпергә икенче сулыш өрделәрКүпергә икенче сулыш өрделәр
Күпергә икенче сулыш өрделәр

    Башкортстанның көнбатышындагы Октябрьский-Урыссу автотрассасында Ык елгасы аша күперне реконструкцияләү дәвам итә. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла. Биредә терәкләр төзү дәвам итә, аннары эшчеләр күпернең пролет төзелешендәге өрлекләрне монтажлауга күчәчәкләр. Бу хакта Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр иттеләр.

   Тимер-бетон күпернең озынлыгы 238,5 м, юлның киңлеге 7 м тәшкил итәчәк. Монда яңа барьер киртәләр һәм култыксалар, куркынычсызлык полосалары барлыкка киләчәк, ике ягында да тротуарлар төзеләчәк. Күперне ясалма электр яктырту белән җиһазландырачаклар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас