+21 °С
Болытлы
“Кышкы сабантуй-2025” Башкортстанның Кыйгы районы Ибрай авылынд “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узды. Аны үткәрү “Гаилә” милли проекты максатларына туры килә.
Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, гаиләләр өчен уңайлы һәм имин социаль мохит булдыруга, шулай ук авылда яшьләр арасында сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Конкурсның мөһим бурычы – халыкны буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә торган актив һәм уңай чараларга җәлеп итү.