Милли проектлар
4 март 2025, 06:05

Без өченче урында!

Башкортстан 2025 елның гыйнварында милли проектларны гамәлгә ашыруны яктырту буенча 3 нче урынны алды.

Без өченче урында!Без өченче урында!
Без өченче урында!

    «Медиалогия» компаниясе «милли проектлар» контекстында РФ төбәкләренең медиарейтингын әзерләде. «Милли проектлар» темасына илнең лидер төбәкләре өчлегенә шулай ук Мәскәү һәм Татарстан да керде.

   Башкортстан җитештерүчеләре Кытай базарын актив үзләштерә, чит илләргә продукция чыгаруны  арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә бара. Бу хакта республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

   Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә,  Башкортстан туризмны үстерүгә бүленгән федераль акчалар суммасы буенча Русия субъектлары бишлегенә кергән, «Туризм һәм кунакчыллык» яңа милли проекты кысаларында 2025 елга бүленгән акчаларның гомум күләме 272,8 млн сум тәшкил иткән.

   Башкортстанда Кушнаренко авылында «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә 320 урынлык яңа поликлиника төзелде. Моннан тыш, узган ел Башкортстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 211,5 км юл ремонтланган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас