Милли проектлар
3 март 2025, 07:55

Берьюлы дүрт ФАП төзелә!

2025нче елдан башлап сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа милли проекты кысаларында дәвам итә.

Берьюлы дүрт ФАП төзелә!Берьюлы дүрт ФАП төзелә!
Берьюлы дүрт ФАП төзелә!

2025нче елдан башлап сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа милли проекты кысаларында дәвам итә.

   Иглин районының Үктәй авыл Советында берьюлы дүрт авылда – Сарт-Лобовода, Минзитәрдә, Үктәйдә һәм Келәш бистәләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә башлаган.

   2024 елда авыл җирендә программаны тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда ФАПлар һәм табиб амбулаторияләре өчен тиз төзелә торган 130 модуль конструкция урнаштырылды. Әйткәндәй, Башкортстандагы ФАПлар челтәре — илдә иң эреләрнең берсе. Соңгы елларда республика аларны яңартуда җитди алга китеш ясады. Әгәр 2010-2018 еллар чорында төбәктә 53 учреждение төзелгән булса, 2019-2024 елларда — 480 тирәсе.

   Фото: Башинформ

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас