Пермь крае белән чиктәш урнашкан Аскин районының Урмияз авылында табиблык амбулаториясе яңа модульле бинага күчте. Ул «Дәвамлы һәм актив тормыш"» милли проекты кысаларында төзелгән.
Моңа кадәр табиблар 1987 елда төзелгән бинада эшләгән, ә анда су белән тәэмин итү һәм канализация булмаган икән. Аның урынына, яңа бинада җиһазлар-мебельләр яңартылган, анда пациентлар кабул итү бүлмәсе, терапевт кабинеты, күзәтү, прививка ясату, процедура бүлмәсе, көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен керү юлында пандус бар.
Амбулаториягә берничә авылдан — Урмиязы, Көңгәк, Усть-Табаска һәм Үршәдән 2,2 меңнән артык кеше дәваланырга йөри.
Фото: БР Сәламәтлек саклау мининстрлыгы.