Чакмагыш районында гомер итүче Максютовлар гаиләсе чәчәк бизнесын үстерә.
Чәчәкләрсез – дөнья ямьсез. Ә аларны үстерү мавыгу гына түгел, табышлы бизнес та булырга мөмкин. Моның ачык мисалы-Башкортстанның Чакмагыш районыннан яшь Максютовлар гаиләсе. Бу тырыш һәм уңган гаилә чәчәкләргә булган сөюләрен уңышлы һәм табышлы эшкә әверелдергән.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән "Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты ярдәмендә гаиләгә бизнесларын үстерүгә адреслы социаль ярдәм - субсидия бүлеп бирелгән. Бу карар яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен мөһим адым булган да инде. Киләсе ел мизгелендә гаилә теплицаны киңәйтергә һәм күбрәк лалә чәчәкләре һәм башка төр чәчәкләр үстерергә планлаштыра.