«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Тәтешле Арыбаш авылы мәктәбендә Май чабу атнасын бәйрәм итүгә багышланган күңелле һәм шатлыклы чара — «Широкая масленица» булган. Ул мәктәп укучыларын гына түгел, бөтен авыл халкын да җыйган. Биредә бердәмлек һәм күңел ачу атмосферасы хакимлек иткән.
Май чабу — халыкның иң яраткан һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе, ул кышкы тантаналарның тәмамлануын һәм язны көтүне символлаштыра. Тарихи тамырлары тирән булган бәйрәм үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып саклый. Бәйрәм программасын алып баручылар бу бәйрәмнең борынгы заманда ничек билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Шулай ук кешеләрдә әле дә шатлык һәм елмаю уята торган матур традицияләр белән таныштырдылар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Тәтешле районы хакимияте.