Милли проектлар
28 февраль 2025, 09:53

"Башкарасы эшләр күп әле"

БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы коллегиясе утырышында ведомствоның 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2025 елга төп юнәлешләрне билгеләделәр.

Утырыш барышында табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов ведомство эшчәнлеге йомгаклары, республикада төбәкнең экологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

- Безнең эш һәрвакыт муниципаль берәмлекләр белән конструктив диалогка юнәлтелгән, бу элемтә безгә фикер алышырга һәм табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру механизмнарын камилләштерергә, халыкның фикерен яхшырак аңларга һәм исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Безнең бер уртак максат – табигатьтән рациональ файдалану һәм экологик иминлекне тәэмин итү, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.

Министр 2024 елда республикада калдыкларны туплау инфраструктурасын үстерүгә, шул исәптән калдыкларны аерым җыюны оештыруга, калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга, калдыклар белән эш итү объектларын төзүгә һәм законсыз чүплекләрне бетерүгә аерым игътибар бирелүен өстәде. Бүгенге көндә Башкортстанда 37179 каты көнкүреш калдыклары туплау урыны (мәйданчыгы) җиһазландырылган, ягъни  бу ихтыяҗның 99,5% тәшкил итә, һәм 90303 контейнер (ягъни ихтыяҗның 97,7%  дигән сүз) урнаштырылган, шул исәптән 2024 елда – 190 контейнер мәйданчыгы һәм 1578 контейнер. Республиканың барлык торак пунктларында каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте бар, контейнер мәйданчыкларын фотофиксацияләү 99% тәшкил итә.

Шулай ук быел Баймак районында Сакмар сусаклагычын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итәчәк һәм республиканың иң эре гидротехник корылмаларының берсе – Йомагуҗа сусаклагычын – ремонтлауга керешәчәкбез. Бу чарага безнең тарафтан 400 млн сумнан артык федераль акча җәлеп ителде. Һаваның пычрануы мәсьәләсе республика өчен, бигрәк тә Уфа, Стәрлетамак һәм Салават өчен актуаль булып кала. БР Башлыгы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга юллама белән чыгыш ясаганда эре сәнәгать предприятиеләре белән табигатьне саклау буенча яңа килешүләр төзү мәсьәләсен хәл итү бурычын куйды. Бу мәсьәләне Башкортстан Сода компаниясе, Стәрлетамак нефть химиясе заводы белән эшләү планлаштырыла.

"Һәм болар барысы да – республикада 2024 елда башкарылган зур эшнең бер өлеше генә. Әмма алда башкарасы эшләр күп әле, шул исәптән “Экологик иминлек” яңа милли проектының “икенче эпохасы" кысаларында,  –  дип йомгаклады Нияз Фазылов. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас