Милли проектлар
26 февраль 2025, 03:17

Быел ун күпер төзекләндереләчәк

Быел ун күпер төзекләндереләчәкБыел ун күпер төзекләндереләчәк
Быел ун күпер төзекләндереләчәк

2025 елда Башкортстанның Кырмыскалы, Хәйбулла, Белорет, Салават, Караидел һәм башка районнарында гомум озынлыгы 709 погон метр булган 10 күперне төзекләндерәчәкләр. Аларны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Эшләрне «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча башкарачаклар, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова сүзләренчә, әлеге күперләр туристлык объектларына алып баручы трассаларда урнашкан. Мәсәлән,  Хәйбулла районында Оренбург өлкәсе чигендә Таналык елгасы аша күпер, реконструкция уңайлы һәм хәвефсез йөрүне тәэмин итәчәк.

Чыганак: Башинформ. 

Фото: БР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас