Милли проектлар
25 февраль 2025, 02:58

Сезнең батырлык безгә көч бирә

Арыбаш авылы мәктәбе укучыларына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара оештырдылар.

Сезнең батырлык безгә көч бирәСезнең батырлык безгә көч бирә
Сезнең батырлык безгә көч бирә

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында Тәтешле районының Арыбаш авылында “Бурыч, намус һәм Ватан” исемле чара үтте. Программада “Әйдәгез, егетләр” уены да каралган иде. Ике команда хәрби-патриотик җыр, махсус хәрби операция турында шигырьләр сөйләү буенча көч сынаштылар. МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан “Ворон” позывнойлы яугиргә аерым игътибар бүленде.

Бу чара балаларда ватапәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә мөһим роль уйнады. “Бу гади булмаган заманда, сынаулар көч һәм батырлык таләп иткән мәлдә, без сезнең белән горурланабыз. Сез – безнең Ватанны саклаучылар һәм сезнең батырлык безгә көн саен көч бирә”, - диде мәктәп биректоры Вәкил Шәрифьянов.

Чыганак: Администрация муниципального района Татышлинский район Республики Башкортостан

Сезнең батырлык безгә көч бирә
Сезнең батырлык безгә көч бирә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас