Милли проектлар
24 февраль 2025, 10:27

Сыйфаты яхшы!

Үзбәкстанда безнең кымызны яраталар.

Сыйфаты яхшы!Сыйфаты яхшы!
Сыйфаты яхшы!

Үзбәкстанда безнең кымызны яраталар.

 

Октябрьский предприятиесе Үзбәкстанга 19 тонна кымыз озаткан, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәсендә.

"Сөт продукциясен җитештерүче һәм тәэмин итүче экспорт сертификациясен узды һәм экспортерлар реестрына кертелде, – дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында. – Кымыз партиясенә 5E экспорт ветеринария сертификаты бирелде.

Бу ел башыннан Башкортстан гомуми авырлыгы 57 тонна булган дүрт партия кымыз экспортлаган. Чит ил контрагентларына җибәрер алдыннан Башкорт кымызы Россельхознадзор карамагындагы ФДБУ лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләрне узды һәм ул ЕАЭС илләре таләпләренә туры килә. Башинформ 2024 елда русиялеләрнең күпме кымыз эчүләре турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлек» гомумдәүләт максатлары кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас