Туймазы укытучылары семинар уздырды.
Туймазы авылында информатика укытучыларының «IT-куб белем алучыларда һәм педагогик хезмәткәрләрдә санлы компетенцияләр формалаштыру ресурсы буларак» дигән темага район семинары узды. Семинарда катнашучыларны Туймазы шәһәренең 1нче гимназиясе педагогларының В. Путин күрсәтмәсе буенча эшләүче «Мәгариф» Федераль илкүләм проекты кысаларында алынган җиһазларны «Санлы мәгариф мохите» федераль проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен ничек актив кулланулары белән таныштырдылар. Семинарның практик өлешендә 1нче гимназия педагоглары түбәндәге темалар буенча мастер-класслар күрсәтте: «робот техникасының проект эшчәнлеге: идеядән алып тормышка ашыруга кадәр», «Yava телендә программалаштыру», «Анимацияле открытка төзү», «Белем бирү процессында интерактив панель куллану», «Шахмат уйнарга өйрәтү аша балаларның интеллектуаль компетентлыгын үстерү».
— Безнең «IT-куб» балаларга санлы белем бирү үзәкләрендә мондый семинарлар үткәрү — педагогларга тәҗрибә уртаклашу, шулай ук «IT-куб» үзәге мәйданчыкларында балаларны программалаштыру, робототехника, киберкуркынычсызлык нигезләренә һәм башка кирәкле IT-белгечлекләргә өйрәтүнең укучыга актуаль һәм кирәкле белемнәрне, күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үзләштерүне тизләтергә ярдәм итүен практикада күрсәтү мөмкинлеге ул, — дип хәбәр итте Туймазы районы мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Чернова.