Мәктәпләр, балалар бакчалары карантинга ябыла.
Бу балаларны кая куеп торырга? Өйдән уку җиңелрәкме? Күп әти-әниләргә бу көннәрдә төрле сораулар тынгы бирми. Чөнки белем учреждениләре карантинга ябыла. Грипп! Тагын килеп җитте!
Башкортстанда грипп авыру таралу сәбәпле 4 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы карантинга ябылган. Тагын утыз өч мәктәптә алтмыш алты сыйныф һәм уналты балалар бакчасында егерме биш төркем эшчәнлеге өлешчә туктатылган. Бу хакта төбәк буенча Роспотребнадзорының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, соңгы атнада республикада респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны 7% ка арткан. Узган атнада республикада 28 меңнән артык ОРИ очрагы теркәлгән, шуның яртысы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә. Башка респираторлы вируслар арасында грипп вируслары өлеше-64,5%. А (H1N1) гриппы вирусы элеккечә өстенлек итә. “Балалар һәм яшьләр” гомумдәүләт проекты буенча яшь буынның сәламтәлеген саклау беренчел бурыч. Димәк, шул юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә туры килә.