Дәүләкән районы предприятиесе Әзербайҗанга 133 тонна арыш онын экспортка озаткан.
Гомумән алганда, быел 9 - 31 гыйнварда республика агросәнәгать предприятиеләре 2,5 мең тоннадан артык ашлык продукты озаткан. Бу 2024 елга караганда өч тапкырдан артыграк. Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстанга 2427 тонна - он, 88 тонна - ярма һәм 22 тонна солод озатылган. Бу эшләрнең барысы да "Халыкара коопрация һәм экспорт" милли проектының"Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы чикләрендә тормышка ашырылган.
"Башинформ" буенча.