Шушы көннәрдә Караидел районынының Караяр авылында да яңа модульле табиб амбулаториясе эшли башлады. Амбулатория якын-тирәдәге 1388 кеше яшәгән 6 авылны хезмәтләндерәчәк.
Медицина учреждениесе "Озайлы һәм актив гомер" милли проекты булышлыгында төзелгән. Модульле амбулатория заманча медицина корылмалары һәм җиһазларына, терапевт, педиатр, беренче кабул итү, прививка ясау, процедура кабинетларына, көндезге станционарга баетылган. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пандус ясауга да игътибар ителгән.
Искә төшерәбез: "Озайлы һәм актив гомер" милли проектының төп максаты - гражданнар озын гомерлелегенең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга кадәр көтелгән гомер озынлыгын - 78 , ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Яңартылган милли проектлар Русия президенты Владимир Путин карары белән 2025 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла.
"Башинформ" буенча.