2024 елда республикабыз бу проектта катнашкан иң актив төбәкләрнең берсе булып танылды. Утыртылган агачлар саны буенча (2,25 миллион төп) Башкортстан Русия буенча, Тверь һәм Ырынбур өлкәләреннән генә калышып, алдынгы өч төбәк арасына керде. Гомум алганда, акция үткәрелүенең 5 елы эчендә йөзләрчә мең ирекмән дөньяның 78 илендә 130 миллионнан артык агач утырткан.
Җиңүнең 80 еллыгында бөтен ил һәм аннан читтә “Хәтер бакчасы” акциясенең алтынчы мизгелендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион төп агач утыртачак. Традицион агач утырту “Ватанны саклаучылар елы"на да багышланачак.
Акциягә теләгән һәр кем кушыла ала. Сад-памяти.рф сайтының интерактив картасында кирәкле төбәкне сайларга һәм уңайлы локациядә теркәлергә кирәк. Кирәкле инвентарьләр һәм утырту материаллары урында биреләчәк. Акциядә катнашучылар шулай ук үзләренең агачларын үзләре утырта, арытабан проект картасына локация өсти ала.
Акция Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм итү максатында үткәрелә. 2025 елда акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең төп чаралары исемлегенә кертелде.
Сайт һәм акциянең хештегы: сад-памяти.рф #СадПамяти
Проектның социаль челтәре: VK https://vk.com/memorialgarden
"Башкортстан" гәзите сайтыннан.