Милли проектлар
20 февраль 2025, 04:52

Һәр операция уңышлы үтсен

Моның өчен заманча аппаратлар кирәк. 

https://health.bashkortostan.ruhttps://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Баймак дәваханәсенең хирургия бүлеге “Дәвамлы һәм актив тормыш” яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында заманча электрохирургия аппараты алган.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, электрохирургия аппараты югары ешлыклы энергия генераторы булып тора. Баймак дәваханәсенең практик хирурглары аны операция вакытында бәяләргә өлгергән дә инде. Операция ясаганнан соң пациентларның яралары тизрәк төзәлә, инфекция йоктыру хәвефе сизелерлек кими, чөнки эш барышында барлык микроорганизмнар юкка чыгарыла. Димәк, электрохирургия аппаратын куллану операцияләрне хәвефсезрәк һәм нәтиҗәлерәк итә.

Әлеге милли проектның төп максаты – гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын – 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: яңа милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас